Казанда Бөгелмә районы мәдәнияте көнендә «Биек урындагы шәһәр» тамашасы булды
Казанда «Мәскәү» мәдәният үзәгендә «Бөгелмә районы мәдәнияте көне» — «Биек урындагы шәһәр» дигән чара узды. Чара республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында уздырылды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» газетасы яза.
Холлда Бөгелмәнең 242 еллык тарихында булган вакыйгалар белән бәйле тарихи күргәзмә оештырылды. Кунакларга шәһәргә багышланган китаплар, җирле шагыйрьләр һәм язучылар турында сөйләделәр. Икенче мәйданчыкта кунакларны көнкүреш әйберләре, милли киемнәр, Бөгелмә территориясендә тату яшәүче халыкларның ризыклары белән ишегаллары каршы алды.
«Һөнәрче Бөгелмә» күргәзмәсендә осталар кулланма сәнгать эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Алар балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар да үткәргәннәр. Бөгелмә эшкуарлары үз продукцияләрен күрсәтте.
Тамашачылар һәм бәйрәм кунаклары өчен Бөгелмә артистлары һәм фольклор, вокал һәм бию коллективлары катнашында матур концерт программасы әзерләнде, диелә хәбәрдә.