Бразилиядә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанда HalalLifeStyle үсеше турында сөйләде
24 октябрьдә Сан-Паулуда (Бразилия) Global Halal Brazil Business Forum 2023 барышында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Мөфти Камил хәзрәт дөньякүләм хәләл индустриясе экспертларына Татарстанның HalalLifeStyle концепциясен тормышка ашыру тәҗрибәсе турында сөйләде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Әлеге форумның төп максаты – Латин Америкасы һәм гарәп илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту. Конференциядә катнашучылар өчен Россия төбәкләренең берсендә мөселман инфраструктурасы, хәләл товарлар һәм ризык җитештерү һәм хезмәт күрсәтүнең актив үсеш алуы зур ачыш булды.
Чара барышында Бразилиянең авыл хуҗалыгы, терлекчелек һәм азык-төлек белән тәэмин итү министры Карлос Фаваро Татарстан Республикасы делегациясенә бизнес-форум сессияләрендә катнашуы һәм эчтәлекле чыгышлары өчен рәхмәт белдерде.
2018 елда Татарстан Республикасы Рәисе йөкләмәсе буенча «Хәләл яшәү рәвешен (Halal Life Style) үстерү буенча чаралар планын («юл картасы») раслау турында карар» эшләнде. Гомумән алганда, концепциядә шушы юнәлешләр бар:
- Halal Food (Хәләл ризык)
- Islamic Finance Sector (Ислам финанслары)
- Halal Travel Sector (Хәләл туризм)
- Halal Modest Fashion Sector (Тыйнак кием тармагы)
- Halal Media (Хәләл медиалар тармагы)
- Halal Health Industry and Pharmaceuticals (Хәләл сәламәтлек саклау һәм фармацевтика)
Чыгыш ахырында мөфти Камил хәзрәт форумда катнашучыларны 2024 елның 14-19 маенда Казанда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисади форумына чакырды, диелә хәбәрдә.