Доллар бәясе 12 сентябрьдән соң беренче тапкыр 93 сумнан түбән төште
Доллар бәясе Мәскәү биржасындагы сату-алу барышында 12 сентябрьдән соң беренче тапкыр 93 сумнан түбән төште.
Мәскәү вакыты белән 07.51 сәгатьтә доллар 0,47 процентка арзанайды һәм 92,96 сумга сатылды.
8.13 сәгатьтә ул 93,02 сумга (-0,41 процент) кадәр төште. Шул ук вакытта, юань – 0,35 процентка, ягъни 12,696 сумга арзанайды. 08.03 сәгатьтә евро бәясе 0,13 процентка кимеде, хәзер ул 98,78 сум тора.