Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Аулак өй-көрәш» төбәкара проектының зона ярышлары узачак
Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә 6 октябрьдә 16.00 сәгатьтә балалар, студентлар һәм иҗат командаларының әдәби көрәше узачак. Бу хакта Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Интеллектуаль көрәштә катнашу өчен Түбән Новгород өлкәсендә йөздән артык кеше Габдулла Тукайның иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнгән. Ә Мәскәүдәге әдәби бәйге Муса Җәлил иҗатына һәм җәлилчеләргә багышлана. Мәскәүдә татар студентлары, Муса Җәлил исемендәге гимназия укучылары, Татарстанның Балтач, Балык Бистәсе муниципаль районнарыннан һәм Чувашиядән кунаклар ярышачак.
«Аулак өй — көрәш» төбәкара проектының максаты – халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү, татар әдәбияты классикларын бергәләп уку. Проект Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, Татарстан Студентлар лигасы, «Сәләт» яшьләр үзәге ярдәме белән тормышка ашырыла.