«Патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнәчәкмен»: Баксиков «Бердәм Россия» тарафдары булды
Бүген Россия Герое — Татарстаннан Рәсим Баксиков «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары сафына керү өчен гариза язды. Партия бүлегенә ул Дамир Исламов исемендәге хәйрия фонды җитәкчесе Валериан Алмазов һәм «Идел буе саклау предприятиесе» компаниясенең генераль директоры Марат Төхвәтуллин белән килде.
Алар бергәләп әңгәмә узды һәм «Бердәм Россия» тарафдарлары булу өчен гариза яздылар. Кандидатлар белән сөйләшүне Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» тарафдарларының төбәк Советы рәисе һәм бер үк вакытта Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова үткәрде.
Исегезгә төшерәбез, «Монолит» шартлы исемле өлкән лейтенант Рәсим Баксиков «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнде. Тантана Курск сугышының 80 еллыгын бәйрәм итү вакытында узды. Орденны геройның күкрәгенә Владимир Путин үзе такты.
Светлана Захарова аңлатканча, Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» тарафдарлары Советы закон буенча партия әгъзасы була алмаучылар өчен төзелгән.
«Партиягә хәрбиләр, суд һәм хокук хезмәте хезмәткәрләре керә алмый, әмма алар тарафдарлар була ала.
Рәсим Баксиков, Валериан Алмазов һәм Марат Төхвәтуллинның «Бердәм Россия» тарафдары булу теләге безнең өчен көтелмәгән хәл булды. Без алар белән барлык детальләр турында сөйләшәчәкбез. Россия Герое белән без яшьләргә патриотик тәрбия бирү проектларының берсе турында фикер алышырга теләр идек, минемчә, бу нәтиҗәле хезмәттәшлек булачак», – дип сөйләде «Бердәм Россия» тарафдарларының төбәк Советы рәисе.