Казанда «Татарча QR-код» хан мөһерләре күргәзмәсе ачылды
Казанның Татар китабы йортында «Татарча QR-код» дип аталган төрки-татар дәүләтләренең урта гасыр идарәчеләре мөһерләре күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә төрле борынгы тамгалар (хакимият символлары) тәкъдим ителгән. Күргәзмәне каллиграф Рамил Насыйбуллов белән берлектә «Миллиард.татар» медиа редакциясе оештырган.
Ачылышта каллиграф мавыктыргыч мастер-класс үткәрде. Ул теләгән һәркемнең исемен гарәп каллиграфиясенең төрле стильләрендә язып бирде.
Фото: "Миллиард.татар"
«Тамга — безнең меңьеллык тарихыбыз яшеренгән татар халкы символы. Киләчәктә әлеге күргәзмәне үзебезгә чакырабыз», — дип белдерде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.
Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшерү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев, үз чиратында, тамганың тарихи символ буларак хәзерге QR-код белән бәйле булуына игътибар итте. Аның фикеренчә, ул яшьләрнең игътибарын татар тарихы һәм мәдәнияте мирасына җәлеп итүдә ярдәм итә ала.
Күргәзмәне Казан, Островский ур., 15 адресы буенча карарга мөмкин. Керү ирекле.