Баулыдан туксан яшьлек пенсионер әби ГТО нормаларын тапшырган
Баулыдан 90 яшьлек Фатыйма Насыйрова барлык сынауларны да бик яхшы үтеп, ГТО тапшырган. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул даими рәвештә пенсионерлар өчен махсус спорт түгәрәкләренә йөри һәм бик яхшы физик формада.
«Мин монда килергә яратам. Коллектив бик яхшы, аралашалар, исәнләшәләр», — дип сөйли «Татарстан 24» телеканалына пенсионер ханым үзенең спорт белән шөгыльләнүе турында.
Сентябрьдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юллама белән чыгыш ясаганда республикада ГТО нормасын тапшыручылар санын арттырырга чакырды, чөнки, аның фикеренчә, бу дисциплина төбәктә дә, илдә дә физкультура һәм спорт үсеше өчен зур әһәмияткә ия.
Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2021 елның 30 сентябрендә «Физкультура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы расланды. Аның максаты — 2030 елга физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнар өлешен 70 процентка кадәр арттыру.