Балалар клиник хастаханәсе хирургы сабый кулын коткарып, Россия рекордлар китабына керде
Казан табибы-балалар хирургы Дмитрий Осипов сабыйның кан тамырларына операция ясаган һәм дөнья рекорды куйган. Ул Россия Рекордлар китабына кертелгән. Шунысын да әйтергә кирәк, бу — табибның инде икенче рекорды. Бу хакта «Татар-информ»га Республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Фото: © Республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте
Ачыкланганча, 2023 елның сентябрендә бер айлык балага Республика балалар клиник хастаханәсендә ашыгыч операция ясаганнар. Кызның уң җилкә артериясендә ялган аневризма булган.
Баланың әнисе кызның веноз пункция урынында диаметры 3 мм кадәрле шешенкелек күрә. Уң терсәк бөгелгән урындагы шеш соңрак 15 мм-га кадәр зурая. Шуннан соң баланың әнисе участок педиатрына мөрәҗәгать итә. Табиб әни белән баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә җибәрә. Анда тикшерү барышында баланың уң җилкәсендә зур күләмдә сыеклык тулган шешсыман түгәрәк катлам ачыклана.
Табиблар билгеләп үткәнчә, хастаханәдә яткан вакытта шешсыман катлам үсә. Табиблар консилиумы ашыгыч рәвештә операция ясарга карар итә: аневризманың өзелү куркынычы була, ә ул аневризма куышлыгындагы беләк артерияләренең тромбоэмболиясенә, уң беләктә ишемия үсешенә китерергә мөмкин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, дөньяда аяк-кулларда тумыштан аневризма булуның 45 очрагы тасвирланган, ә нәкъ менә иңбаш артериясе аневризмасы белән табиблар 14 тапкыр гына очрашкан. Олы кешенең иңбаш артериясенең диаметры якынча 5 миллиметр, ә 2 айлык 5 килограммлы баланың диаметры күпкә кечерәк. Дөнья рекорды Америкада куелган: шундый ук тумыштан аневризмалы иң кечкенә балага ярты яшь булган, аңа операцияне Американың зур медицина үзәгендә ясаганнар.
«Хәзер исә соңгы ике рекорд Республика балалар клиник хастаханәсе һәм табиб Осиповныкы, Россия Рекордлар китабында беркетмә төзелгән», – диләр медицина учреждениесенең матбугат хезмәтендә.
Шулай итеп, табиблар кулларын саклап кала алган 2 айлык 5 килограммлы Ралина һәм 3,820 килограммлы бер айлык сабый дөньядагы иң кечкенә балалар булып чыга.
Хәзерге вакытта баланы канәгатьләнерлек хәлдә өенә җибәргәннәр.