Мөхәммәтшин Төркиянең яңа Генераль консулы белән хезмәттәшлекне киңәйтү турында сөйләште
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз белән очрашты. Төркия дипломаты бу елның октябрендә эшли башлады. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар корпусы исеменнән Угур Йылмазны яңа вазифага керешүе белән котлады һәм эшендә уңышлар теләде. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Төркия Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерларыннан санала, ныклы элемтәләр Россия Федерациясе һәм Төркия Республикасының дус һәм күп төрле партнерлыгы кысаларында формалашкан.
«Россия белән Төркия арасында тыгыз сәүдә-икътисади, мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлек традицияләре барлыкка килде, шулай ук Татарстан белән Төркия арасында дуслык мөнәсәбәтләре, шул исәптән парламентара элемтәләр ныгый», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. Фәрит Мөхәммәтшин яңа Генераль консул килү белән Татарстан белән Төркиянең парламентара хезмәттәшлеге алга таба үсеш алачагына ышаныч белдерде.
Угур Йилмаз, үз чиратында, республикада җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Мин Төркиянең Казандагы Генераль консулы итеп билгеләнүем белән горурланам һәм моңа шатмын», – диде ул һәм Төркия Республикасы җитәкчелегеннән һәм парламентыннан сәлам тапшырды.
Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
«Татарстан һәм Төркиянең тугандаш халыкларын тарихи охшашлык һәм мәдәният бәйли. Төркия Республикасында Татарстан белән хезмәттәшлеккә һәрвакыт зур әһәмият бирелде», – дип билгеләп үтте Угур Йылмаз.
Шулай да, Генераль консул сүзләренә караганда, икътисади һәм гуманитар элемтәләр үсеш алган булуга карамастан, хәзерге вакытта сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы һәм туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек итү өчен зур потенциал бар. «Минемчә, тыгыз гуманитар элемтәләр безгә булган потенциалны үстерергә ярдәм итәчәк, ә парламентара хезмәттәшлек бу процессларны тизләтәчәк», – дип ассызыклады Угур Йылмаз.
Республика парламентында очрашу Төркия Республикасы игълан ителүнең 100 еллыгы алдыннан узды. Генераль консул Фәрит Мөхәммәтшинны дүшәмбе көнне әлеге мөһим вакыйга уңаеннан узачак тантаналы чарага чакырды.