Мәскәү Җәмигъ мәчетендә «Эзләү» интеллектуаль уены узды
22 октябрьдә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган «Эзләү» интеллектуаль уены узды. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте яза.
Чара изге Коръән аятьләрен укудан һәм Палестина белән Газа секторының күп газаплар кичергән халкы өчен җәмәгать белән дога кылудан башланды. Катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп, Мәскәү мөфтие Илдар Галәветдинов белем алуның мөһимлеген искәртте, катнашучыларга үзләре өчен пәйгамбәр шәхесен яхшырак ачуларын һәм кызыклы уен теләде.
Чарада өлкәннәрдән һәм балалардан җидешәр — барысы 14 команда катнашты. Барлык катнашучылар да — Мәскәү ислам учреждениеләре укучылары. Командаларга ярышның дүрт туры барышында сорауларга җавап бирергә һәм биремнәрне үтәргә кирәк иде. Һәр тур үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. Әйтик, катнашучыларга видеосораулар, «кара тартма» тәкъдим ителде.
Шулай ук пәйгамбәр турында шигырь язу иҗади биреме бар иде. Уенда катнашучылар ислам нигезләре һәм сүрәләрне өйрәнү бик мавыктыргыч була ала икәнен үз үрнәкләрендә күрсәтте. Бәйгенең иҗади этабы барышында барлык командалар да үзләренең матур сөйләм осталыгын күрсәтте, сәнгатьле укуда ярышты.
«Быел биремнәр кызыклырак иде. Сораулар шундый итеп төзелгән ки, баш мие тырышыбрак эшләде! Сорауларга җавап биргәндә без бик дулкынландык. Беренче блиц-турда тиз җаваплар һәм икенче турда җавапны тулыландыру мөмкинлеге безгә җиңәргә ярдәм итте дип саныйбыз», — дип тәэсирләре белән уртаклашты командаларның берсендә катнашучылар.