Мәдрәсәләр арасында республикакүләм Коръән уку бәйгесе була
5 ноябрьдә Казанда мөселман уку йортлары арасында Коръәннең 29 һәм 30нчы җүзләрен белү буенча IV Республикакүләм бәйге узачак.
Әлеге бәйгене оештыручылар – Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Усман ибн Аффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге һәм РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Бәйгенең максаты – мәдрәсәдә укучы шәкертләрнең Коръән белемнәрен үстерү, Коръән өйрәнү һәм ятлау өчен кызыксыну уяту. «Булачак имамнар Коръәнне яхшы, дөрес итеп, хатасыз укырга тиеш», – дип билгели Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшид хәзрәт Фәизов.
Бәйгедә чыгыш ясаучыларга Коръән белгечләреннән һәм хафизлардан торган мәртәбәле жюри бәя бирәчәк: Коръән һәм Сөннәт эшләре буенча Бөтендөнья оешмасының вәкаләтле вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров, Коръән мөгаллиме, хафиз Әхмәт хәзрәт Ибраһимов һ.б.
Конкурста барлыгы 11 уку йортыннан 5 кешедән торган командаларның катнашуы көтелә.
Бәйге Казан халыкара ат спорты комплексы бинасында була. 09.00 сәгатьтә башлана.