Самарада «Ялкынлы яшьлек» ансамбле концерты була
Самарада 11 ноябрь көнне 16.00 сәгатьтә «Юбилейный» мәдәният йортында (Стройкерамика Бистәсе, Дуслык урамы, 1А йорт) «Ялкынлы яшьлек» татар халык җыр, бию һәм шигърият ансамбле чыгыш ясаячак. Концерт программасы «Көзге алтын юллар ята, күңел туган якка тарта» дип атала. Бу хакта «Самара татарлары» хәбәр итә.
Концертка керү ирекле. Барыгызны да ансамбль концертына көтәбез! Яңа номерлар, яраткан артистлар, дуслык атмосферасы, диелә хәбәрдә.