Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Октябрь
2023

Яшел Үзәндә чит төбәкләрнең татар журналистларына акча эшләү юлларын күрсәттеләр

0
Яшел Үзәндә чит төбәкләрнең татар журналистларына акча эшләү юлларын күрсәттеләр

24-26 октябрьдә Татарстанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы уза. Кунаклар 25 октябрьдә көне буе Яшел Үзәндә булды.

Яшел Үзәндә Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатларына журналистикада акча эшләү юлларын, уңыш серләрен күрсәттеләр.

24-26 октябрьдә Татарстанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы уза. Кунаклар 25 октябрьдә көн буе Яшел Үзәндә булды. Көннең беренче яртысында алар Каюм Насыйрига бәйле истәлекле урыннар белән танышса, икенче яртысында «Татмедиа» җәмгыяте үткәргән тәҗрибә уртаклашу чарасында катнашты.

«Мондый очрашулар гадәти эшкә әйләнеп китте. Ел саен шулай күрешәбез. Без моның өчен Бөтендөнья татар конгрессына бик рәхмәтле. Сезнең белән аралашу безне дә урыннан кузгатып, чит төбәкләрдәге татар басмалары ничек һәм нинди ихтыяҗлар белән яшәгәнен күрергә мөмкинлек бирә», – дип сәламләде Татарстан кунакларын «Татмедиа»ның медиа директоры Алсу Исмәгыйлева.

«Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррир урынбасары Алия Гаязова Яшел Үзән районы татарлары тормышы, редакция эшчәнлеге, газета чыгару үзенчәлекләре турында тәфсилләп сөйләде. Аның сүзләренчә, «Яшел Үзән» – ул районда чыгучы 28 еллык тарихы булган бердәнбер татар басмасы. Редакция Разил Вәлиев инициативасы һәм тырышлыгы белән ачылган булган. Моңарчы атнага өч мәртәбә чыккан газета, почта чыгымнарын киметү хисабына язылу бәясен саклап калу өчен, быелдан бер тапкыр чыгуга калган. Бу алым белән редакция укучысын һәм басманың битләр санын саклый алган.

Алия Гаязова

Фото: © Рифат Каюмов

«Татмедиа» җәмгыяте карамагында чыга торган журналлар, китаплар, открыткалар «Озон», «Вайлдберриз», «Яндекс Маркет» кебек интернет-кибетләрдә сатыла торган популяр товарга әйләнгән. Бу нәтиҗәгә ирешү юллары белән «Татмедианың» ваклап сату департаменты белгече Гөлназ Кадыйрова таныштырды. Аның сүзләренчә, татар басмаларына, интернет-кибетләрдә сату башлангач, Татарстаннан тыш, Мәскәүдә ихтыяҗ арткан. Казанда 90 сумга сатыла торган журналларны чит төбәкләрдә 200 сумга да алып бетерәләр икән. Чит төбәкләрдән килгән журналистлар бу мәгълүматны аеруча кызыксыну белән тыңлады, чөнки һәр редакция үз «җимешен» шулай сата ала.

«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров социаль челтәрләрдә акча эшләү юллары белән таныштырды. Ул җитәкләгән редакция «Вконтакте» челтәрендә зур аудитория туплау хисабына өстәмә керем табуга ирешкән. Ул һәр журналистка кызыклы төркемнәр алып барырга, язылучылар җәлеп итәргә киңәш бирде. Аның сүзләренчә, сәхифә халыкка кызыклы булса, реклама бирергә теләүчеләр табыла. Аның редакциясендә социаль челтәрләр аша өстәмә керемгә ия булучы журналистлар бар икән.

«Идел» журналы баш мөхәррире Рәмзия Галимова редакция акчасын сарыф итмичә 600 кешелек аудитория өчен төрле чаралар, презентацияләр үткәрү мөмкинлеге турында сөйләде. Мәсәлән, Бәшир Рәмиев исемендәге технопарк түбәсендә «Идел»нең яңа санын шигъри кичә форматында халыкка тәкъдим итү редакциягә «бер тиенгә» дә тормаган. Рәмзия Галимова бу эшне иганәчеләр табып, аларны журнал аша таныту юлы белән башкарып чыккан. «Бартер дигән тылсымлы сүз барын аңларга кирәк», – диде ул.

«Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин редакциянең яшьләр белән хезмәттәшлек аша уңышка ирешү серләрен ачты.

Фото: © Рифат Каюмов





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал об открытии нового перехода на вокзал Зеленоград-Крюково





Москва

Выгодно ли покупать квартиру в новостройке?


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

В Москве выбрали лучших педагогов в рамках городского конкурса — Собянин



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Элджей

Глава Совета отцов прокомментировал скандал с концертом Элджея в Новосибирске




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Команда Центрального округа Росгвардии стала призером на чемпионате по пожарно-спасательному спорту в Москве (видео)

VK Fest 2024: Музыка и Развлечения на Открытых Площадках России

Волонтеры Президентской академии в Санкт-Петербурге вносят свой вклад в развитие и повышение доступности спорта для граждан


Сюзанн Ленглен

Последний танец Надаля и юбка Сюзанн Ленглен: 6 важных фактов о «Ролан Гаррос»-2024



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Прокуратура начала проверку из-за загрязнения реки Сетуни в Москве



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России