Чаллы драма театры балалар өчен Яңа ел спектакле тәкъдим итәчәк
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры яшь тамашачылар өчен Яңа ел бүләге - «Теләмишкин» спектаклен әзерли. Театрның башкарма директоры Рәсим Хафизов матбугат конференциясендә әлеге проект хакында сөйләде.
Театрның яшь актеры Фирдүс Сафин үзен режиссер ролендә сынап караячак.
Шулай ук талантлы балалар өчен әлеге спектакльгә рәсем бәйгесе уза. Җиңүчеләргә спектакльнең премьерасында бүләкләр тапшырылачак.
«Әлеге әкият буенча без балалар арасында рәсем бәйгесе игълан итәбез. Шул рәсемнәр нигезендә афиша макетын ясыйбыз. Иң яхшы ун рәсем авторын театрга чакырып, алар өчен экскурсия оештырачакбыз», - дип искәртте Рәсим Хафизов.