Сургут татарлары калфак тегү мастер-классына чакыра
Сургут шәһәрендә 28 октябрьдә 13.00 сәгатьтә барлык теләүчеләр татар милли баш киеме — калфак тегү һәм тамбурлы чигү мастер-классларына чакырыла. Бу хакта Сургут татарларының милли-мәдәни автономиясе «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Татарлар-Сургут» сәхифәсендә хәбәр итә.
Чарага керү ирекле. Үткәрү урыны: Сургут шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе урнашкан Бажов урам, 31 нче йортта. Белешмәләр өчен телефон: 8 922 253 76 64. Килегез! Дәресләр түләүсез, диелә хәбәрдә.