Татарстанда шәригать законнары нигезендә эшли торган «Миран» иминият компаниясе ачыла
Татарстан мөселманнары үзләрен һәм милкен «Миран» компаниясендә шәригать законнары нигезендә иминиятләштерә алачак. ТР мөфтие урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шул турыда сөйләде.
«Без әлегә мөселманнарны иминиятләштерә алмыйбыз, мин биредә милекне һәм үземне күздә тотам. Бу процентлар белән бәйле. Әлеге күзлектән караганда, мөселманнар иминиятләштерү процедурасын үткәрә алмый», - диде Татарстан мөфтие урынбасары.
«Миран» иминият компаниясен теркәү турында Казанда «Мир Бизнес Банк»ның яңартылган офисын ачкан вакытта билгеле булган иде.
«Мир Бизнес Банк» кысаларында «Миран» финанс компаниясе һәм хәзерге вакытта теркәлү узучы иминият компаниясе хезмәтләр тәкъдим итү өчен Татарстанны көньяктагы үзәккә әверелдерер дип өметләнәм», - диде Иран икътисад министры урынбасары Мөхәммәд Җәвад Шәрифзадә.