Дәүләт хезмәткәрләренең эш хакын индексацияләүне туктату хәрбиләргә кагылмаячак
2025 елның 1 гыйнварына кадәр дәүләт хезмәткәрләренең эш хакын индексацияләүне туктату турындагы закон проекты хәрбиләргә кагылмаячак. Бу хакта «Российская газета» РФ Финанс министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, хәрбиләр һәм көч ведомстволары хезмәткәрләренең эш хакын индексацияләү турындагы мәсьәлә аерым каралачак.
Бюджеттагыларның, шул исәптән дәүләт хезмәткәрләренең эш хакын соңгы тапкыр 2023 елның 1 октябрендә арттырдылар. Индексация 5,5 процент тәшкил итте.