Дума 2024-2026 елларга исәпләнгән федераль бюджет проектын беренче укылышта кабул итте
Дәүләт Думасы депутатлары күпчелек тавыш белән беренче укылышта 2024-2026 елларга исәпләнгән федераль бюджет проектын хуплады. 320 парламентарий аны яклап тавыш бирде, 80 депутат каршы чыкты. Парламентның түбән палатасы рәсми сайтында шул хакта хәбәр ителә.
Билгеләп үтелгәнчә, киләсе елда бюджет кереме план буенча – 35 триллион, 2025 елда – 33,552 триллион, 2026 елда 34 триллион сумнан артык булырга тиеш.
Шул ук вакытта, алдагы өч елда гомуми чыгымнар 106,629 триллион сум тәшкил итәр дип фаразлана. Акча, беренче чиратта, Россия мәктәпләрендә укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү, сыйныф җитәкчеләренә түләү, гомуми белем бирү учреждениеләре төзү һәм капиталь ремонтлау, социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру, шулай ук ташламалардан файдаланучыларны кирәкле дарулар белән тәэмин итүгә юнәлдереләчәк.
Хөкүмәтнең резерв фонды (ул алга таба аерым керемнәр хисабына арттырылырга мөмкин) 2024 елда – 100 миллиард, 2025 һәм 2026 елларда 80шәр миллиард сум тәшкил итәчәк.
Искәртеп узабыз, Дәүләт Советы киләсе елга Татарстан бюджеты турындагы закон проектын 2 ноябрьдә караячак.