Сенатор Терентьев Федерация Советындагы бер комитетның рәис урынбасары итеп сайланды
Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органыннан вәкил Александр Терентьев Федерация Советындагы бер комитетның рәис урынбасары булды.
Ул 24 октябрьдә Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты рәисе урынбасары вазифасына сайланды. Коллегиаль орган регламент нормаларын әзерләү, югары палата эшчәнлеген оештыру тәртибе өчен җавап бирә һәм аларны үтәүнең дөреслеген контрольдә тота. Моннан тыш, ул җәмәгать контроле нигезләре, коррупциягә каршы тору, дәүләт һәм муниципаль контрольнең хокукый нигезләре, кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләренә зур игътибар бирә.
Александр Михайлович 1961 елның 13 июнендә ТАССРның Югары Ослан авылында туа. «Гамәли математика» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының исәпләү математикасы һәм кибернетика факультетын тәмамлый.
1982-1991 елларда Казанның ВЛКСМ органнарында җитәкче вазифалар били. 1992-1994 елларда Казанның Мәскәү районы Яшьләр фондын җитәкли, аннары 6 ел Мәскәү районы хакимияте башлыгы урынбасары булып эшли.
2000 елда Александр Терентьев ТР Президенты Аппаратына күчә, анда оештыру бүлеге баш референты, соңыннан җәмәгатьчелек белән элемтә һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге мөдире вазифасын били.
2006-2012 елларда Терентьев – ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсен, ә 2012 елдан ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментын җитәкли. 2022 елның сентябрендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән Татарстан башкарма хакимиятеннән сенатор итеп билгеләнә.