Думада беренче чиратта кирәкле азык-төлеккә өстәлгән бәяне чикләргә чакырдылар
Дәүләт Думасы янә РФ Хөкүмәтенә беренче чиратта кирәкле азык-төлеккә өстәлгән бәяне 10-15 процент дәрәҗәсендә чикләү турындагы мәсьәләне карарга киңәш итте, диелә авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев катнашындагы Хөкүмәт сәгате нәтиҗәләре буенча парламентның түбән палатасы карарында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә беренче чиратта кирәкле азык-төлек товарларына өстәлгән бәяне 10-15 процент дәрәҗәсендә чикләү турындагы мәсьәләне карарга киңәш итәргә», - диелә карарда.
Дәүләт Думасы узган елның декабрь аенда да Министрлар Кабинетына шундый киңәш биргән иде, әмма ул чагында бу чараны кертмәскә булдылар. Аерым алганда, быелның февралендә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә РИА Новости агентлыгына белдерүләренчә, өстәмә хакны җайга салуга ихтыяҗ юк, чөнки азык-төлек бәясенә кагылышлы вазгыять тотрыклы.