Силуанов пенсионерларның өч сәбәп аркасында эшкә бармауларын әйтте
Россия пенсионерлары өч төп сәбәп аркасында эшкә бармауны кулай күрә. Бу хакта РБК финанс министры Антон Силуановка сылтама белән хәбәр итә.
«Пенсионерларның ни өчен эшләмәвен ачыклау максатыннан социаль сораштырулар үткәрелде. Беренче чиратта, мәгълүмат мондый: пенсионерлар пенсия җитәрлек дәрәҗәдә арта һәм зур булмаган эш хакы тәкъдим ителә дип әйтә», - диде министр.
Өлкән яшьтәге гражданнар шулай ук сәламәтлекләре буенча ял итүне кулай күрә яки оныкларын карый.
1 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Россиядә 41,2 миллион пенсионер исәпләнә, аларның 7,6 миллионы эшли. Социаль фондта исәптә торучы гражданнарның уртача пенсиясе 19,58 мең сум булган, эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе исә эшләүчеләрнең пенсиясеннән дүрттән бер өлешкә диярлек артып киткән һәм 20,28 мең сум (эшләүчеләрнеке – 16,47 мең сум) тәшкил иткән. Моның сәбәбе шунда, пенсияләрне ел саен индексацияләү 2016 елдан эшләүче пенсионерларга кагылмый.