Сәфәров: Татарлар белән казахларның мәдәнияте охшаш, бу безгә бурычларны хәл итүдә булыша
Татарлар белән казахларның охшаш яклары күп: мәдәният, традицияләр, тел. Боларның барысы да республикалар арасында торган уртак бурычларны хәл итәргә булыша. ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Казанда Казахстан Республикасы көненә багышланган тантаналы кабул итүдә шулай дип белдерде.
«Казахстан ышанычлы рәвештә үз максатларына таба хәрәкәт итә. Татарлар белән казахларның мәдәниятләре бик охшаш, традицияләре уртак, телләре якын, диннәре бер. Бу безгә социаль-икътисади һәм мәдәни үсешкә бәйле бурычларны хәл итәргә булыша. Без Казахстандагы туганнарыбызның уңышларына ихластан куанабыз, уртак проектларны гамәлгә ашырабыз, үзара тәҗрибә уртаклашабыз», - дип искәртте Сәфәров.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Тантаналы кабул итүдә республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, башка дәүләтләрнең консуллары катнашты. Аларны Казахстанның Казандагы генераль консулы Ерлан Исхаков сәламләде. Ул Татарстан һәм Казахстанның күптәнге сәүдә партнерлары булуын әйтте.
«Казахстан һәм Идел буе федераль округы арасындагы товар әйләнеше Казахстан һәм Россия арасындагы товар әйләнешенең гомуми күләменең 15 процентка якынын тәшкил итә. Татарстанга килгәндә, узган ел ул 758 миллион АКШ доллары тәшкил итте. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында үзара сәүдә әйләнеше 40 процентка артты һәм инде 437 миллион доллар тәшкил итә», - дип ачыклык кертте генераль консул.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Ерлан Исхаков Татарстан һәм Казахстан арасында кайбер гомуми инвестицион проектларны гамәлгә ашыру дәвам итүен искәртте. Аерым алганда, Караганда өлкәсендә шин заводы сафка бастырылган.
Ул ике ил лидерларының хезмәттәшлегенә игътибар юнәлтте һәм Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаевның әлеге вазифага сайланганнан соң беренче визитын нәкъ менә Мәскәүгә ясавын искәртте.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»