Балтач районының Кенә авылында әхлак мөгаллимнәре семинары үтте
Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендәге эшче төркем – районның әхлак укытучылары, Казаннан кайткан галимнәр, күренекле кешеләр катнашында Балтач районының Кенә мәктәбендә семинар узды. Бу хакта «Хезмәт» газетасы яза.
Семинар кысаларында бу предмет буенча ачык дәрес тә күрсәтелде.
Эшлекле сөйләшү барышында китапханәчнләр, укытучылар үсеп килүче буынны ничек итеп әдәпле, әхлак кагыйдәләренә буйсынып яшәрлек итеп тәрбияләү хакында фикер алыштылар.
«Башта холык тап, аннан гыйлем, диелгән татар халык мәкалендә. Мондый семинарлар укучыларыбызга тәрбия бүрүдә», – зур ачкыч, диде Җәлил хәзрәт чара ахырында.