Зәй шикәр заводында яңа уңыштан 52 мең тонна шикәр әзерләнгән
Зәй шикәр заводына бүгенге көнгә яңа уңыштан 52 мең тонна шикәр әзерләнгән. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.
Заводка 500 мең тонна шикәр чөгендере китерелгән, шуларның 340 мең тоннасы эшкәртелгән. Шулай ук яңа уңыштан 13 мең тонна меласса, 15 мең тонна гранулаштырылган жом әзерләнгән, диелә хәбәрдә.