Red Wings Казаннан Грузиягә очышлар башламакчы
Татарстан башкаласыннан Грузиянең ике шәһәренә Русиянең Red Wings һава ширкәте очачак. Татарстанның "ЮВТ Аэро" (Юго-восток Татарстан аэро) һава ширкәте Грузиягә Казаннан очышлар башламакчы булды, моңа Росавиациядән рөхсәт тә алды. Әмма очышларга рөхсәтне Грузиянең сивил авиация агентлыгы бирмәде.