Мөхәммәтшин: «Балкыш» - Татарстанда өлкәннәргә ярдәм итү буенча иң зур иҗади проект
Бүген Дәүләт Советында ветераннар арасында «Балкыш» («Сияние») VIII Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең оештыру комитеты утырышы узды, анда чираттагы фестивальгә старт бирелде. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, оештыру комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Зона этабы 2024 елның мартыннан апреленә кадәр узачак, соңгы этап киләсе елның маенда узачак һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланачак.
«Балкыш» фестивале бүгенге көндә – Татарстанда өлкәннәр белән эшләү нисбәтеннән иң зур иҗади проект, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып, – бу елларда фестиваль республикабызның мәдәни тормышында үз урынын тапты». Парламент башлыгы әйтүенчә, мондый фестивальләр өлкән яшьтәге гражданнарның иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм ялын оештыруга ярдәм итә.
«Балкыш» фестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, муниципаль хакимият, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре ярдәме белән үткәрелә.
Ел саен фестивальнең географиясе киңәя, катнашучылар саны да арта. Мәсәлән, 2012 елда беренче фестивальдә 3,5 меңгә якын ветеран катнашкан булса, җиденче «Балкыш» фестивале үзенең концерт мәйданчыкларында 20 меңнән артык башкаручыны җыйган. Зона смотрларында 3300 кеше катнашкан. Республикакүләм жюри барлыгы 530 дан артык номерны караган. 312 номер жюри тарафыннан лауреатлар буларак билгеләп үтелгән. Узган ел фестиваль лауреатларының 4 гала-концерты булган. Гомумән алганда, җиде фестивальдә 100 меңнән артык кеше катнашкан.
Узган ел фестивальдә Аксубай, Алексеевск, Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Буа, Биектау, Алабуга, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Саба, Спас, Тукай, Чисополь муниципаль районнары, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләре актив катнашкан. Татарстан ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков әйтүенчә, республикада фестиваль хәрәкәтендә катнашмаган бер генә муниципаль район да юк.
Быел «Балкыш» фестивале, элеккечә, өч этаптан торачак. Хәбир Иштирәков билгеләп үткәнчә, беренче сайлап алу туры муниципалитетларда, икенчесе – зона этабы, анда лауреатлар билгеләнәчәк, март – апрель айларында җиде зона үзәгендә (Казан, Кукмара, Әлмәт, Буа, Арча, Алексеевск, Чаллы) узачак. Гала-концертлар ике булыр дип планлаштырыла. Беренчесе Җиңү көненә багышлап май аенда, икенчесе октябрьдә узачак.
Оештыру комитеты утырышында Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.