Сургут татарлары калфаклар тегү буенча мастер-класска чакыра
Сургут шәһәрендә шимбә көнне, 28 октябрьдә, татар милли баш киеме – калфак тегү буенча мастер-класс узачак. Шулай ук тамбур чигү буенча да мастер-класс була. Бу хакта «Сургут татарлары»ның VK cәхифәсендә язылган.
Калфак тегәргә өйрәнергә теләүчеләрне Бажов урамында урнашкан татарларның милли-мәдәни автономиясенә чакырабыз, диелгән хәбәрдә. Чара сәгать бердә башлана, керү ирекле булачак.