Балалар һәм өлкәннәр «Аулак өй-көрәш» уенында катнашты
Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Аулак өй-көрәш» төбәкара проектының зона бәйгеләре узды. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйге Муса Җәлил иҗаты темасына багышланган иде. Ярышларда Муса Җәлил исемендәге гимназия укучылары һәм Татар мәдәни үзәге иҗат коллективлары әгъзалары катнашты.
«Аулак өй – көрәш» проекты җитәкчесе Сәрия Закирова сөйләвенчә, аның максаты — татар халкының гореф-гадәтләре, йолаларын өйрәнү, татар әдәбияты классикларын бергәләп уку.
Проект Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстанның Мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, Татарстан Студентлар лигасы, «Сәләт» яшьләр үзәге ярдәме белән тормышка ашырыла.