Кыргызстанда татар һәм кыргыз көрәше буенча халыкара ярышлар узды
Кыргызстан Республикасының Покровка авылында 20-22 октябрь көннәрендә билбау көрәшенең ике төре буенча халыкара ярышлар узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Спортчылар хәзерге Татарстан территориясендә 1100 ел элек барлыкка килгән татарча көрәш һәм билбау көрәше белән уртаклыгы зур булган кыргыз көрәшендә бил алышты.
Ярышларда дөньяның 12 иленнән йөздән артык спортчы катнашты. Турнир Халыкара билбау көрәше федерациясе (президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов) һәм кыргыз милли көрәше федерациясе (президенты Рыскелди Шәмиев) хезмәттәшлеге турында меморандумга ярашлы оештырылган.
Билбау көрәшендә Россия спортчылары нәтиҗәләре: Радик Сәлахов һәм Ранис Гыйләҗетдинов абсолют авырлык категориясендә 1 һәм 2 урыннарны, Алексей Абрамов (65 кг) һәм Артур Хәкимов (75 кг) үз авырлык үлчәвендә җиңү яулады.
Кыргыз көрәше буенча халыкара ярышларда Ранис Гыйләҗетдинов иң югары саналган 96 килограммнан артык авырлык категориясендә җиңү яулады, шул ук үлчәүдә Радик Сәлахов 3 нче урынны алды. 66 һәм 72 кг авырлык категорияләрендәге көрәшчеләр Алексей Абрамов һәм Артур Хәкимов үз авырлык категорияләрендә бронза яулады.