Мәскәү биржасында евро бәясе 5 июльдән соң беренче тапкыр 98 сумнан түбән төште
Евро бәясе 5 июльдән соң беренче тапкыр 98 сумнан түбән төште. Мәскәү биржасында үткәрелгән сату-алу мәгълүматлары шуны раслый.
Шул ук вакытта, доллар бәясе 92,935 сумга төште. Моңа кадәр 13 сентябрьдә шундый түбән күрсәткеч теркәлгән иде.
Сумның акрынлап ныгуына да карамастан, Үзәк Банк бүген кинәт кенә төп ставканы 2 процент пунктына арттыру турында карар кабул итте.