«Халыклар мирасы» бәйгесенең финалистлары билгеле булды
«Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үткәрә торган «Халыклар мирасы» бәйгесенең финалистлары билгеле булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртеп узабыз, конкурс биш – төп һәм ике махсус номинация буенча үткәрелә. Һәр төп номинациядә – өчәр, һәр махсус номинациядә берәр җиңүче ачыклана, аларны 30 000 сум күләмендә акчалата бүләк көтә.
Беренче тур кысаларында жюри эшләрне читтән торып карады һәм бәя бирде. Аның нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә һәм махсус балалар номинациясендә 10 катнашучыны сайлап алдылар.
Бәйгедә катнашучыларны географиясе шактый киң. Татарстаннан тыш, Пермь крае, Самара, Оренбург өлкәләре, Башкортстан, Марий Эл республикалары, Мәскәүдән дә (һ.б.) эшләр килде.
Бүгенге көндә жюри һәр номинациядә лидерларны сайлап алды, аларның исемнәре 4 ноябрьдә - Халыклар бердәмлеге көнендә игълан ителәчәк. Жюри халыклар мирасы «күңелдән күңелгә» тапшырыла торган эшләрне билгеләп үтте.
25 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр интернет-аудитория «Балалар» һәм «Интернет-аудитория сайлавы» махсус номинацияләрендә җиңүчеләрне билгели алачак.