Любовь Авдонина: Хәзер гриппка каршы прививка ясату өчен иң кулай вакыт
Хәзер прививка ясату өчен иң кулай вакыт. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә агымдагы санитар-эпидемиологик вазгыять хакында хәбәр итте.
«Тиздән каникуллар башлануына, ә киләсе атнада бәйрәмнәр көтелүенә бәйле рәвештә халык башка субъектларга һәм чит илләргә юл тотачак. Шунлыктан каникуллардан соң беренче атнада без инфекция йоктыручылар бераз артыр дип көтәбез. Хәзер гриппка каршы прививка ясату өчен иң кулай вакыт», - диде ул.
Искәртеп узабыз, Татарстанда гриппка каршы вакцинация кампаниясе дәвам итә. Бүгенге көндә республикада 1 миллионнан артык кеше прививка ясаткан, бу барлык халыкның 34 проценты дигән сүз.