Свердловск өлкәсендә «Урал халыкларны берләштерә» фестивале узды
26 октябрьдә Свердловск өлкәсенең «Яшьләр сарае» дәүләт автоном белем бирү учреждениесендә Балалар-яшүсмерләр туризмы һәм туган якны өйрәнү төбәк үзәге тарафыннан «Күпмилләтле Урал» белем бирү проекты гамәлгә ашырылды. Аның кысаларында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Урал халыкларны берләштерә» фестивале үткәрелде. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестиваль Свердловск өлкәсе Милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясе – Урал Халыклар йорты белән хезмәттәшлектә 2011 елдан бирле уздырыла.
Быел фестиваль кысаларында «Милли утар» дип аталган милли мәдәниятләр бәйгесе булды. Бәйгедә барлыгы 26 оешма катнашырга теләк белдерде. Конкурска рус, белорус, татар, башкорт, мари, чуваш, удмурт, якут, казах, кыргыз, таҗик, Дагыстан, грек, Кытай, Африка, һинд утарлары тәкъдим ителгән иде. Фестиваль кысаларында халык һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге буенча мастер-класслар, викториналар, интерактив программа оештырылды.