Үзәк банк төп ставканы 15 процентка күтәрде
Россия Банкы төп ставканы кинәт кенә ике процент пунктына – еллык 15 процентка кадәр күтәрде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Агымдагы инфляция басымы сизелерлек көчәйде һәм ул көткәннән артып китә», - дип аңлатты регулятор моның сәбәбен.
Үзәк банкта билгеләп үтүләренчә, эчке ихтыяҗның артуы җитештерүне киңәйтү мөмкинлекләрен узып китә, кредитлауда югары темплар саклана. Мондый шартларда кредит-акча сәясәтен катгыйландыру таләп ителә.
Россия Банкы көчәя барган инфляциягә каршы көрәшү өчен июль аенда төп ставканы күтәрергә кереште. Ул чагында аны бер процент пунктына арттырдылар. Август аенда сумның бәясе кимү фонында төп ставканы – 3,5, сентябрьдә тагын бер процент пунктына күтәрделәр һәм ул еллык 13 процентка җитте.
Инфляция әлегә акча-кредит сәясәтенең катгыйлануына зур реакция белдермәде: Икътисади үсеш министрлыгының 23 октябрьгә карата бәяләмәсе буенча, инфляция 6,59 процентка көчәйгән.
РИА Новости агентлыгы сораштырган аналитиклар, нигездә, Россия Банкы бу утырышта ставканы бер процент пунктына күтәрер дип көткән иде.