Уфа «Нур» татар театры Мәскәүдә чыгыш ясаячак
Тиздән Уфа «Нур» театрының Мәскәү шәһәренә гастрольләре көтелә. “Москонцерт Холл” концерт залы сәхнәсендә 30 ноябрьдә Зифа Кадыйрова повесте, Гөлнур Усманова инсценировкасы буенча режиссер, Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин куйган “Фатыйма” драмасы күрсәтеләчәк.
“Фатыйма” ул - хатын-кыз һәм аның зур мәхәббәте турында хикәя генә түгел, ә ил һәм чор тарихы да. Сугыштан соңгы авыр еллардагы ачлык һәм фәкыйрьлек фонында тамашачыларга Фатыйманың игелек һәм нәфис күңел яктылыгы белән тулы бай эчке дөньясы ачылачак.
Ә инде 1 декабрьдә Мансур Гыйләҗевның әсәре буенча шул ук режиссер куйган “Көлмәгез, мин үләм” комедиясе күрсәтеләчәк. Әсәр төшенкелеккә бирелмәүче, шат күңелле картлар турында.