Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Октябрь
2023

Татарстанда машиналарның техник карау бәясен арттырырга телиләр

0

Татарстанда 2024 елның 1 гыйнварыннан автомобильләрне техник карау өчен түләүнең чик күләмен арттырырга җыеналар. Республика Министрлар Кабинетының әлеге карар проектын Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты әзерләгән. 3 ноябрьгә кадәр ул коррупциягә каршы экспертиза узачак.

Пассажирлар йөртү өчен файдаланылучы һәм йөртүчедән тыш, утыру өчен сигездән артык урыны булмаган җиңел автомобильләр, ягъни M1 категорияле транспорт чаралары өчен техник карауның максималь бәясе 913 сумнан 1022 сумга кадәр артачак.

Пассажирлар йөртү өчен файдаланылучы һәм йөртүчедән тыш, утыру өчен сигездән артык урыны булган автомобильләрне (максималь массасы 5 тоннадан артмый), ягъни M2 категорияле транспорт чараларын техник карау 1563 сумнан 1749 сумга кадәр кыйммәтләнә.

Пассажирлар йөртү өчен файдаланылучы һәм йөртүчедән тыш, утыру өчен сигездән артык урыны булган (тулы массасы 5 тоннадан артык) автомобильләрнең, ягъни M3 категорияле транспорт чараларының бәясе дә арта — 1888 сумнан 2113 сумга кадәр.

Йөк ташу өчен билгеләнгән һәм максималь авырлыгы 3,5 тоннадан артмаган автомобильләр, ягъни N1 категорияле транспорт чаралары өчен техник карауның максималь бәясе 999 сумнан 1118 сумга кадәр артачак.

Үз чиратында, йөк ташу өчен билгеләнгән һәм тулы авырлыгы 3,5 тоннадан зуррак, әмма 12 тоннадан артмаган автомобильләр, ягъни N2 категорияле транспорт чараларын техник карау бәясе 1821 сумнан 2038 сумга кадәр артачак.

Йөк ташу өчен билгеләнгән һәм максималь авырлыгы 12 тоннадан артык булган автомобильләр, ягъни N3 категорияле транспорт чараларын техник карау 1966 сумнан 2200 сумга кадәр кыйммәтләнә.

Башка категориядәге транспорт чараларына, шул исәптән L — мототранспорт чараларына техник карау үткәргән өчен түләүнең чик күләме дә үсә (321 сумнан 359 сумга кадәр).

Үзгәрешләр «Транспорт чараларын техник карау һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законы, Россия Хөкүмәтенең 2020 елның 15 сентябрендә 1434 санлы карары һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең 2022 елның 30 июнендә 489/22 санлы боерыгы белән расланган техник карау үткәргән өчен түләүнең чик күләмен исәпләү методикасы нигезендә кертелә.

Карарның үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетына йөкләнәчәк.





Губернаторы России
Москва

Собянин: Московскому метрополитену исполнилось 89 лет





Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о роли несырьевого экспорта в российской экономике


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин: Обеспечим ученикам комфортные условия



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Концерт

Концерт в честь 90-летия Евгения Крылатова пройдёт в Кремлёвском дворце




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Полезные приложения для поклонников спортивной ходьбы

Звезды спорта. Кто они такие и почему их так называют?

Искусство продвинутого анализа в спортивном прогнозировании


Ига Свёнтек

Свёнтек высказалась об акции протеста экоактивистов, выбежавших на корты Рима



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Звезды спорта. Кто они такие и почему их так называют?



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России