Татарстанда бер атна эчендә кыяр, кишер һәм дөге арзанайган
Татарстанда 16-23 октябрь аралыгында кыяр, кайбер башка яшелчәләр һәм дөге бәясе төшкән. Ул Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы мәгълүматларыннан күренә.
Аерым алганда, кыяр 2,5 процентка, яки 2 сум 36 тиенгә очсызланган (16 октябрьгә аның бер килограммы 91,96 сум торган).
Быелгы ак кәчәнле кәбестә һәм кишер бәясе 3,4 процентка (85 тиен) һәм 1,83 процентка (54 тиен) төшкән. Бер атна элек бу яшелчәләр 25,63 һәм 30,73 сум тора иде.
Бәрәңге бәясе 2,74 процентка, яки 62 тиенгә кимегән. Элек аның бәясе 22,66 сумга тиң иде. Дөге 1,11 процентка, яки 1,16 сумга арзанайган. Бер атна элек ул 100,46 сум тора иде.
Барыннан да бигрәк помидорлар кыйбатланган — 5,04 процент яки 6 сум 15 тиенгә. Бер атна элек алар 130,48 сум тора иде. Шулай ук тавык йомыркасы бәясе 3,42 процент яки 2 сум 64 тиенгә арткан. Бер атна элек тавык йомыркасының дистәсен 78,89 сумга сатып алырга мөмкин иде.