Дәүләт Думасында дәрестә шәхси максатларда телефон куллануны тыярга тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасына мәктәп укучыларына дәрестә шәхси максатларда смартфон куллануны тыярга тәкъдим итүче закон проекты кертелгән. Документ Думаның электрон базасында бар. Бу хакта «РИА Новости» яза.
«Дәресләр вакытында укучылар өчен элемтә чарасы куллану рөхсәт ителми, дип билгеләнә. Электрон ресурсларга турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә кирәк булган, мәгариф программасында каралган очраклар, шулай ук укучыларның, хезмәткәрләрнең тормышы яки сәламәтлегенә куркыныч янау белән бәйле ситуацияләр искәрмә булып тора», — диелә аңлатма язуында.
Бу — «балаларның игътибарын читкә юнәлтү факторларын киметергә» мөмкинлек бирәчәк, диелә тәкъдимдә.
Элегрәк закон проекты авторларының берсе, Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты рәисе Ольга Казакова укучылар фитнес-беләзекләрдән куллана алачагын аңлаткан иде. Аның сүзләренчә, смартфоннарны тыю ничек гамәлгә ашырыласын мәктәп үзе хәл итәчәк.
«Детальләрдә ничек булачагын мәктәпләр үзләре хәл итәчәк. Гаджетлар шкафта, тартмада, өстәлдә, портфельдә сакланачакмы, әллә мәктәпкә бөтенләй алып килмәячәкләрме —ата-аналар педагоглар белән бергә хәл итәчәк», — ди депутат.
Мәгариф министры Сергей Кравцов, үз чиратында, ата-аналар балалар белән элемтәдә булачак, әмма дәрестә укучылар телефоннан укытучы рөхсәте белән генә куллана ала, дип ассызыклады.
Чара «Мәгариф турында»гы федераль законга үзгәрешләр комплексына керә. Коллектив инициатива авторлары итеп төрле фракцияләрдән 20 депутат һәм 2 сенатор күрсәтелгән.
Аңлатма язуында шулай ук яңалыклар «педагогның һәм белем бирү процессында катнашучыларның хокукый статусы арасында кешелек дәрәҗәсен хөрмәт итү, физик һәм психик көч куллануга юл куймау ягыннан элек булган диспропорцияләрне» бетерүгә мөмкинлек бирәчәк дип әйтелә.
Моннан тыш, закон проекты авторлары язганча, үзгәрешләр «укыту һәм тәрбияләү процессында педагогның төп ролен» көчәйтә.