Үзәк банк Татарстан сурәтле 1000 сумлыкның яңа версиясен 2024 елда күрсәтергә вәгъдә итте
Татарстанның истәлекле урыннары сурәтләнгән мең сумлык купюраның яңа дизайны киләсе елда әзер булачак. Бу хакта Россия Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина директорлар советы утырышы йомгаклары буенча матбугат конференциясендә белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Яңартылган дизайн, модификация киләсе елда булыр дип уйлыйбыз. <...> Алгы ягы, элек уйланганча калыр дип уйлыйбыз», — диде регулятор җитәкчесе.
Исегезгә төшерәбез, 16 октябрьдә Россия Банкы 1 мең һәм 5 мең сумлык яңа банкнотлар тәкъдим итте. Мең сумлык купюраны Түбән Новгородка һәм Идел буе федераль округына багышларга карар кылына. Алгы ягында Түбән Новгород Кремлендә урнашкан Никольская манарасы, ә арткы ягында Уфа Археология һәм этнография музее, Казан Кремленең Сөембикә манарасы, шулай ук Татар халкы һәм Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее сурәтләнгән.
Купюрада соңгы истәлекле урын сурәте блогер һәм җәмәгать эшлеклеләре арасында киеренке фикер алышу һәм бәхәсләр тудырды. Кайберәүләр фикеренчә, кайчандыр православие соборы булган музей өстендә, Сөембикә манарасы өстендә ислам ярымае булган кебек, тәре урнаштырырга кирәк булган. Дизайн ясаучыларны хәтта банкнотны «исламлаштыруда» гаепләделәр. Бу «казус» ның мөмкин сәбәпләре һәм конфликт турында тулырак — «Татар-информ» материалында.