Рөстәм Миңнеханов «Ялла» төркеме сәнгать җитәкчесе Фәррух Закиров белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ялла» төркеме сәнгать җитәкчесе, Үзбәкстан җырчысы Фәррух Закиров белән очрашты. Алар Россиянең Үзбәкстан, Азия һәм Көнчыгыш илләре белән дуслык бәйләнешләрен ныгыту турында фикер алышты. Шулай ук Татарстан җитәкчесе кунакка «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемнең күкрәк билгесен тапшырды.
Закиров Татарстанга «Россия-Көнчыгыш» («Шәрыкъ базары Казанда») халыкара милли мәдәниятләр фестивалендә катнашу өчен килде. Фестиваль бүген төгәлләнә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиянең Азия һәм Көнчыгыш илләре белән дуслык бәйләнешләрен ныгытуга төрлечә ярдәм итәргә тырыша. Мәсәлән, күптән түгел республикага Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев килде. Ул фестивальгә игътибары һәм музыка сәнгате үсешенә керткән зур өлеше өчен Фәррух Закировка рәхмәт белдерде.