Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юка бозга чыккан өчен 2 мең сум штраф турында кисәтте
Сулыкларда юка бозга чыккан өчен административ штраф турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе территориаль органы җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов кисәтте. Бу хакта ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләде.
«7 см дан юкарак бозга чыгу тыела. Боз кату чорында куркыныч бозга чыгу 1,5 меңнән 2 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә», — дип белдерде спикер.
Моннан тыш, юка бозга балалар чыккан очракта мәгълүмат муниципалитет башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә җибәрелә.
«Әгәр балигъ булмаган балаларны тәрбияләүдә бурычларны тиешенчә үтәмәү факты ачыкланса, ата-аналар административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин», — дип билгеләп үтте Татарстан кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы.
Ул андый ата-аналарга 100-500 сум күләмендә штраф салачакларын әйтте. Венедиктов шулай ук юка бозда йөргән балаларны күргәндә, татарстанлылардан 112 номерына шалтыратуларын сорады.
Куйбышев сусаклагычында боз кату 25-29 ноябрьдә, Түбән Камада 16 ноябрьдә көтелә, бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.