Ноябрь ахырында Куйбышев сусаклагычында боз катуы көтелә
Куйбышев сусаклагычында боз катуы — 25-29 ноябрьдә, Түбән Камада 16 ноябрьдә көтелә. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе территориаль органы җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Анализ буенча, килеп туган гидрометеорологик хәл Куйбышев сусаклагычында боз катуны уртача күпьеллык датадан өч-дүрт көнгә соңрак көтәргә мөмкинлек бирә», – ди Татарстан кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы.
Түбән Кама сусаклагычында бозның ката башлавы уртача күпьеллык датадан биш көнгә иртәрәк фаразлана, дип өстәде спикер.
Венедиктов сүзләренчә, метеорологлар төнлә температураны якын арада -5 градуска кадәр фаразлый. «Шуңа күрә буа-күлләрдә хәзер үк юка боз барлыкка килүен күзәтергә мөмкин. Балаларның бозга чыгуы, димәк, суга төшү һәм үлем куркынычы барлыкка килә», — дип ассызыклады ул.