Актанышның кадет мәктәбе укучылары тантаналы ант бирде
Актаныш районының Кәзкәй авылындагы Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәп-интернаты укучылары тантаналы ант бирде. Бу хакта «Актаныш таңнары» газетасы яза.
Тантанада Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгыннан Айнур Галиәхмәтов, район башлыгы Ленар Зарипов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов катнашты.
Татарстанның һәм күрше Башкортстанның башка кадет мәктәпләреннән, белем йортларыннан да күпләп кунаклар килгән иде. Ата-аналар, дәү әти-әниләр дә балаларының ант биргәннәрен тамаша кылырга килгән.
Кадет мәктәбенең 51 шәкерте ант кабул итте. Шул рәвешле, укучылар яшь курсантлар сафын тулыландырды.
«Чын күңелдән истәлекле көнегез белән тәбрик итәм. Ант бирү мизгелләре хәтерегездә һәрчак якты һәм матур истәлек булсын. Лаеклы шәхесләр булып үсеп җитегез! Уңышлар телим сезгә!», – дип тәбрикләдәе район башлыгы Ленар Зарипов.
Чара барышында мәктәпнең педагогик коллективы дәрәҗәле бүләкләр белән хөрмәтләнде. Ә курсантларга исә, званиеләр бирелде.
Тантанада районның «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, мәктәпнең иҗат коллективлары да чыгыш ясады, диелә хәбәрдә.