Әгерҗе районында «Авыл яши» проекты старт ала
Татарстанда авылларны саклап калуга, аларны яшәтүгә һәм үстерүгә, төрле эшчәнлекләр алып баруга юнәлдерелгән «Авыл яши – Деревня живет» пилот проекты старт алды. Иң беренчеләрдән булып ул Әгерҗе, Балтач, Апас, Баулы районнарында эшли башлый. Алга таба аңа башка районнар да кушылачак. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы яза.
Әлеге проектның асылы турында район хакимиятендә авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар, авыл активы, китапханәчеләр белән узган киңәшмәдә сөйләштеләр.
«Авылның өстәлләребезне икмәкле итүче, шәһәр халкын туендыручы икәнен бик яхшы беләбез. Ул – туендыручы гына түгел, ә милли гореф-гадәтләрне, традицияләрне саклау учагы да. Проектның төп максаты да авылларны ничек тә булса саклап калуны күз уңында тота», – ди Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев.
Соңгы елларда Россия, Татарстан күләмендә авылларны, фермерлык, шәхси хуҗалыкларны үстерүгә, яңа төр эшчәнлек башлаучыларга ярдәм итүгә юнәлтелгән дистәләгән программа эшли. Әмма күпләр бу турыда хәбәрдар түгел.
«Без кече бизнесны, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны мәгълүматлы итәргә телибез. Бу алар ярдәм формаларын, нинди консультацияләр алырга һәм иң заманча гамәли технологияләрне ничек кулланырга икәнен белсеннәр өчен кирәк», – дип сөйләде Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев.
Шуңа күрә әлеге программаны гамәлгә ашыруга китапханәләрне дә җәлеп итәләр. Алар ЗУМ формасында узачак укуларның төп мәйданчыгы булачак. Китапханәләр авыл хуҗалыгы тармагына багышланган күрсәтмә әсбаплар, китап-журналлар белән баетылачак. Укулар атнага бер тапкыр район авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан оештырыла. Белгечләр, билгеле бер теманы сайлап алып, әлеге юнәлештә эшләүчеләрне, теләге булганнарны чакырып, эшне нәрсәдән башларга кирәк, нинди программаларда катнашу отышлы булачак һәм башкалар турында әңгәмә корачаклар. Темалар күптөрле: балык үрчетү, бакчачылык, кортчылык, гөмбә, җиләк үстерү, итчелек юнәлеше, халык кәсебе...
Ә укулар, очрашулар, тәҗрибә уртаклашулар интернеттагы социаль челтәрләрдә булдырылган «Авыл яши – Деревня живет» сәхифәләрендә урын алачак, диелә хәбәрдә.