Алабуга укучысы «Умнее всех» тапшыруында катнашкан
Алабугада яшәүче 12 яшьлек Азат Гусамов «Пятница!» телеканалында «Умнее всех» интеллектуаль шоуның икенче сезонында катнашты. Азат журналист булырга хыяллана һәм газета укырга ярата. Ул төрле конкурсларда, олимпиадаларда җиңүче һәм «Юный врач» конкурсы призеры. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
Телеканалда тапшыру кичә 22.00 сәгатьтә күрсәтелгән. Азат катлаулы сорауларга лаеклы җавап биргән һәм икенче турдан соң тапшырудан киткән.
Сүз уңаеннан, тапшыруда шулай ук Татарстаннан өч егет катнашкан: Казаннан Булат Йосыпов һәм Марк Ревус, Түбән Камадан Давид Сираканян. Булат Йосыпов җиңүче булды, диелә хәбәрдә.