Казанда түләүсез тукланырга тиешле укучылар исемлеген киңәйтәчәкләр
Казан мәктәпләрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләсендә ир белән хатынның беренче (башка) никахыннан туган балаларны бушлай туклану белән тәэмин итәргә планлаштыралар. Әгәр документ коррупциягә каршы экспертиза узса, башкарма комитет карарына тиешле үзгәрешләр кертеләчәк.
Элегрәк карарда махсус операциядә катнашучыларның балалары гына, шул исәптән өйдә укучылар (алар өчен азык-төлек җыелмасы тиеш) күрсәтелгән иде.
Хәзер мәктәптә бушлай туклану белән тәэмин итү пунктына төзәтмә кертергә планлаштыралар. Редакцияләнгән яңа документта «— 1-11 сыйныф укучылары — махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның балалары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы Россия Федерациясе гражданы гаиләсендә тәрбияләнүче, ирнең (хатынының) беренче (икенче) никахыннан туган балалары:», — дип язылачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанда түләүсез туклану түбәндәге мәктәп укучыларына каралган: өлешчә мобилизация буенча чакырылган гражданнар гаиләләрендәге балаларга; республикада формалаштырылган «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хезмәт итүчеләр; хәрби операциягә үз теләкләре белән китүчеләр; Россия Милли гвардиясендә хезмәт итүче һәм махсус хәрби операциягә командировкага җибәрелгән хәрби хезмәткәрләр, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан буенча ФСБ идарәсеннән махсус операциягә командировкага җибәрелгән хәрби хезмәткәрләр, махсус хәрби операциядә катнашканда һәлак булган Россия Федерациясе гражданнарының балаларына.
Махсус хәрби операция узган елның 24 февраленнән Россия Президенты Владимир Путин карары белән үткәрелә. Россия Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатка ирешкәнче дәвам итәчәк.
- Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.