Чистайда шагыйрь Рифкать Гардиев истәлегенә шигырь укучылар бәйгесе узды
Чистай шәһәренең 5нче мәктәбендә «Сезгә йөрәк җылымны бирәм» дип исемләнгән шигыр бәйгесе булды. Ул күрмәүче Чистай шагыйре Рифкать Гардиев истәлегенә багышланды. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» газетасы яза.
«Ул язучы һәм шагыйрь генә түгел, спортчы, Сукырлар җәмгыяте рәисе һәм бик яхшы, зур хәреф белән язылырлык кеше иде. Без әлеге мәктәпкә юкка гына җыелмадык. Биредә, Тегермән мәйданы микрорайонында, шагыйрь 30 елдан артык җитәкләгән Бөтендөнья сукырлар җәмгыятенең бүлеге урнашкан», – дип сөйләде мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлек начальнигы Ольга Балякина.
Бәйгедә шәһәр һәм район мәктәпләреннән төрле сыйныф укучылары катнашты. Һәрберсе шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды.
Шулай ук бәйгедә күрмәүче шагыйрьнең төрле темага, шул исәптән Чистайга багышланган шигырьләре дә яңгырады.
Башка балалар белән беррәттән, конкурста Рифкать Гардиевнең оныгы Максим да катнашты. Ул үзенең бабасы турында истәлекләре белән уртаклашты.
«Минем бабам бик талантлы, мәрхәмәтле һәм яхшы кеше иде. Ул башкалар турында бервакытта да начар уйламады, начар сүзләр сөйләмәде. Ул шәһәребез, гаиләбез, үзе турында шигырьләр язды. Минем бабам язган иң яраткан шигырем «Күрмәүче үсмер» дип атала. Мин аны бүген конкурста укыдым», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Максим Гардиев.
Бәйге азагында нәтиҗә ясадылар.
«Р. Г. Гардиев шигырьләрен, шул исәптән тәрҗемәләрен уку» номинациясендә җиңүче булып Илзирә Кәбирова (3нче гимназия), Инсаф Шәрифуллин (Йолдыз мәктәбе), Александра Лапшина (Луч мәктәбе), Олег Надбережный (Чистай кадет мәктәп-интернаты) җиңүчеләр дип табылды.
«Чистай авторларының шигырьләрен уку» номинациясендә Анжелика Данилова (5нче мәктәп), Ралинә Дәүләтшина (Каргалы гимназиясе), Дарьяна Дедова (1нче гимназия) җиңү яудадылар.
«Күрмәүче Россия авторларының шигырьләрен башкару» номинациясендә Анастасия Четырчинская (1нче гимназия), ә «Үзе иҗат иткән шигырьләрне башкару» номинациясендә Валерия Гобәйдуллина җиңүче дип табылды.