Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан чараларны югары дәрәҗәдә уздырырга кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм район җитәкчеләренә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан тантаналы чараларны югары дәрәҗәдә оештыруны тәэмин итәргә кушты. Бу хакта ул Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Киләсе атнада, 4 ноябрьдә, илебездә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Аның мөһим тарихи әһәмияте бар. 411 ел элек күпмилләтле халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервентларыннан азат иткән», — диде Татарстан Рәисе.
Ул ассызыклаганча, бүген бу бәйрәм Россия азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәштә республика һәм ил халкының бердәмлеген символлаштыра, Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның этномәдәни күптөрлелеген һәм бердәмлеген чагылдыра.
Республиканың барлык шәһәр һәм районнарында тантаналы чаралар оештыру планлаштырыла. Шулай ук Мәскәүдә 4 ноябрьдә «Россия» күргәзмә-форумы ачыла, анда Татарстан Республикасы экспозициясе тәкъдим ителәчәк. Ә 3 ноябрьдә «Казан Экспо» да «Йортыбыз — Татарстан. Россия» этномәдәни фестиваленең гала-концерты узачак.
Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында республика «Киләчәк уеннарына кадәр 100 көн» датасына багышланган чаралар үткәрәчәк. Бу хакта элегрәк Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткән иде.