Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Явым-төшем ярдәмендә көзге культураларның хәле бераз яхшырды
Явым-төшемнәрдән соң Татарстанда көзге культураларның хәле бераз яхшырды. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов сөйләде.
Ай башында уҗымнарның 40 проценты начар хәлдә булса, Татарстан буенча «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» хезмәте мониторингы мәгълүматларына караганда, хәзер 36 проценты (якынча 195 мең гектар) борчу тудыра. Уҗымнарның 64 проценты (352 мең гектар) яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә.
Кабат чәчү очрагына 50 мең тонна күләмендә җитәрлек орлык запасы бар, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.
Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.