Татарстаннан ике яшь гимнаст кыз Махсус Олимпиада Спартакиадасы призерлары булды
Татарстаннан ике кыз — VFC гимнастика һәм спорт академиясендә тәрбияләнүчеләр —Тольяттида узган нәфис гимнастика буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия спартакиадасы призерлары булды.
Ярышларда физик үзенчәлекләре булган 356 спортчы катнашкан. Республика вәкилләре боҗра белән күнегүдә аерылып торган: 10 яшьлек Сәфинә Шәйгарданова беренче урынны яулый, ә 13 яшьлек Софья Столярова бронза призер була.
Кызлар Казан академиясендә инде дүртенче ел шөгыльләнә. Аларның тренерлары Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының адаптив физик культура һәм тормыш иминлеге кафедрасында белем ала.